Дәүләт торак инспекциясе: “ЖКУ өчен түләүгә бәйле һәрбер шикаять игътибар белән каралачак”

Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүнең үсүенә бәйле һәрбер шикаять игътибар белән карап тикшереләчәк. Республика Дәүләт торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов “Татар-информ” хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

“Дәүләт торак күзәтчелеге органнарына ЖКО түләүләрен исәпләүнең дөреслеген контрольдә тоту вазыйфасы йөкләнгән. Без барлык мөрәҗәгатьләр буенча аңлатмалар бирәбез. Тикшерүләр үткәреп, җавап бирәбез”, – дигән Крайнов.
Мөрәҗәгатькә 30 көн эчендә җавап бирелергә тиеш, дип искә төшереп үткән ул.
Аның әйтүенчә, түләүне исәпләүдә хатага юл куелган очракта, идарәче компания административ җаваплылыкка тартылачак. Түләү шундук яңадан исәпләнеләчәк.
“Түләүне исәпләүнең дөреслеген тикшерү өчен идарәче компаниядән декабрь ае өчен күп фатирлы йорт кулланган җылылык күләмен белешергә кирәк. Шуннан соң җылылык өчен түләүнең барлык милекчеләр арасында ничегрәк бүленүен карарга. Моның өчен күп фатирлы йортның торак һәм торак булмаган бүлмәләре мәйданы, җылытыла торган гомуми файдаланудагы урыннары мәйданын белергә кирәк”, – дип басым ясап әйткән башлык.
Шул ук вакытта, аның әйтүенчә, тарифларга бәйле бозулар асылда күзәтелми диярлек. Башлыча алар түләүне бүлгәндә ниндидер бүлмәләрнең исәпкә алынмавына бәйле. “Без барысын да ачыклап, бозуны юкка чыгару өчен күрсәтмә бирәбез. Моны барысы да аңлый һәм акча кире кайтарыла”, – дип билгеләп үткән Крайнов.
Узган елда ЖКУ өчен түләүнең дөрес исәпләнмәве сәбәпле, милекчеләргә 2 миллион сумнан артыграк акча кире кайтарылган.


Фикер өстәү