Татарстаннан мобилизацияләнгән егетләргә “Нива” машинасы җибәрәчәкләр

Машина Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды һәм “Ярдәм” фонды җыйган садака акчасына сатып алынган.

Диния нәзарәтенең “Зәкят” фонды һәм “Ярдәм” фонды тырышлыгы белән Татарстаннан мобилизацияләнүче солдатларга “Нива” машинасы сатып алганнар.

Шулай итеп, республикада яшәүчеләрнең садака акчасына вездеход сатып алганнар. Руслан хәзрәт Агмалов полк имамы сыйфатында махсус хәрби операция зонасына китәчәк. Бу машинада ул солдатлар янына йөриячәк. “Нива” шулай ук аш-су һәм дарулар китерүдә файдаланылачак.

Машина махсус хәрби операция зонасына буш килеш кенә китми. Аңа 200 банка сыер ите консервы, 20 кило бал, “сухой паек”лар, беренче медицина ярдәме, шәхси гигиена кирәк-ярагы, көнкүреш химиясе тутырылган өч тартма тутырганнар. Махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм инде моңа кадәр дә берничә тапкыр юлланган. Мобилизацияләнүчеләргә соңгы тапкыр декабрь ахырында генератор җибәргәннәр. Татарстаннан киткән бер солдатның әнисе шуны сорап хат язган булган.


Фикер өстәү