Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга: «Ышаныч аклансын!»

Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның журналистлар белән традицион очрашуында яңгыраган төп фикерләрнең берсе бу. Очрашу, елдагыча, 13 гыйнвар – Россия матбугаты көнендә узды.

Фикер алышу өчен урын елына туры китереп сайланган иде. 2023 ел республикада Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителгәнгә күрә, бу юлы Татарстан журналистлары Казан халык сәнгате һөнәрчелеге техникумына җыелды. Парламент рәисе белән очрашуга кадәр, төрле остаханәләрдә катнашып, яңа кәсепләр үзләштерү мөмкинлеге бар иде. Бәйрәм булгач, язу-сызу эшеннән бераз булса да ял итсеннәр, дигәннәр иде ахры.

Шуннан соң журналистларны “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады.

Фәрит Мөхәммәтшин исә сүзен матбугат хезмәткәрләренә рәхмәт әйтүдән башлады.

– Безнең бүгенге очрашуыбыз матур бер традициягә әйләнде. Республика җитәкчелеге исеменнән сезне бәйрәмегез белән котлыйм һәм зур рәхмәтемне җиткерәм. Без шактый катлаулы чорда яшибез. Әмма горурланып шуны әйтә алам: Татарстан журналистикасы замананың катлаулы сынауларына бирешми, аларга лаеклы рәвештә җавап бирә, – диде ул. – Ветераннарыбызга аерым рәхмәт. Мин сезнең алда баш иям! Риман Гыйлемханов, Габделбәр Ризванов, Любовь Агеева, Мөнир Әһлиуллин, Александр Малов, Тәүфикъ Сәгыйтов, Фәрит Гобәев, Әгъзәм Фәйзрахманов, сез – яшь буын журналистларына безнең күркәм традицияләребезне тапшыручылар, Татарстан журналистикасының “Алтын фонды”!

Парламент рәисе бүгенге җәмгыятьтә журналистларга карата ышанычның югары дәрәҗәдә булуын искәртте.

– Сез бу ышанычны акларга тиеш. Дөньядагы соңгы вакыйгалар белән бәйле рәвештә массакүләм мәгълүмат чараларының иҗтимагый-сәяси кырдагы роле тагын да артты. Шуның белән бер рәттән җиткерелә торган мәгълүмат өчен җаваплылык хисе дә артырга тиеш, – диде Мөхәммәтшин. – Мәгълүмати каршылык кискенләшкән чорда укучыга яңалык агымын “кичеп” чыгарга ярдәм итү мөһим. Бу бурычны сездән кала берәү дә башкара алмый.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, журналистларның тагын бер мөһим бурычы – традицион кыйммәтләр турында күбрәк сөйләү. Ул әлеге мәсьәләнең узган елгы Президент юлламасында да күтәрелүен искәртте.

Шуннан соң ул басма матбугат вәкилләрен борчыган мәсьәләгә тукталды. Икенче яртыеллыкта газета-журналлар гомуми тиражының сигез процентка диярлек кимүе турында әйтте. “Шулай да, Татарстанның басма матбугаты  илдә иң көчлеләр рәтендә кала бирә”, – диде ул.

 

САН

Республикада барлыгы 692 массакүләм мәгълүмат чарасы теркәлгән. Шуның 355е – басма,  64е – телеканал, 74е – радио-канал. Моннан тыш, 192 электрон басма һәм 7 мәгълүмат агентлыгы бар. Татарстанда рус телендә – 176 газета һәм 118 журнал, татар телендә – 111 газета һәм 41 журнал, чуаш телендә – 5, ә удмурт телендә 1 газета басыла.

 Лилия Гыймазова

Фото: https://gossov.tatarstan.ru/pressa/photoreport/photoreport/1300.htm


Фикер өстәү