Татарстан куллану кредитлары күләме ягыннан Россиядә алдынгы рәтләрдә

Россиядә яшәүчеләр узган елда барлыгы 27 триллион сумнан артыграк күләмдә кредит алган. Алдагы елдагыга (2,5 триллион сум)  караганда 10 процентка диярлек зуррак сан бу. “Известия” хәбәр иткәнчә, кредитның 80 проценттан күбрәге – ипотека. 2023 елның башына куллану кредиты күләме чама белән 12 триллион сум тәшкил иткән.

2022 елның март-апрель айларында кредит алучылар күпкә кимегән. Әмма җәен һәм көзен Үзәк банкның төп ставкасы кимү сәбәпле, ихтыяҗ яңадан пәйда булып, кредит элекке күләмдә бирелә башлаган.

Сүз уңаеннан, Татарстан куллану кредитлары күләме ягыннан илдә алдынгы сафларда бара. Узган елның өченче кварталында республикада яшәүчеләр барлыгы 28,1 миллиард сумлык кредит алган.


Фикер өстәү