Бисмиллалы хоккей. Татарстан ислам илләрен хоккей уйнарга өйрәтәчәк

Казанда ислам илләреннән җыелган хоккейчылар алка сукты. Тәүге тапкыр оештырылган турнирның дәвамы да булачак. Шул нияттән Татарстан башкаласында ислам илләрендә хоккейны үстерү ассоциациясе төзеделәр. Боз һәм кәшәкә белән генә чикләнмичә, спортның әлеге төре башка юнәлешләрдә дә дуслыкны ныгытыр дип өметләнәләр. Татарстанның исә моның өчен тәҗрибәсе дә, абруе да бар.

Әлеге турнирның Казанда узуы гаҗәп түгел. Аны оештыру фикере «Россия – ислам дөньясы: KazanSummit 2022» халыкара саммиты барышында барлыкка килде. Татарстан Россия белән ислам дөньясын бәйләп торучы күпер булып санала һәм республиканың бу юнәлештәге эшчәнлеге арта гына бара. Икенчедән, бездә дини ярышлар элек тә үтә иде. Хоккейның Татарстан өчен нинди әһәмияткә ия булганын исә әйтеп тә торасы юк. Кыскасы, теләк, ният һәм мөмкинлекләрне берләштереп, бисмилланы әйткәч, моңарчы күрелмәгән турнир узды Казанда.

«Татнефть-Арена» һәм Спорт сараенда узган очрашуларда барлыгы 17 команда бозга чыкты. Ир-егетләр турнирында Берләшкән Гарәп Әмирлекләре (БГӘ), Согуд Гарәбстаны, Иран, Оман, Бәһрәйн, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан хоккейчылары, Алжир, Марокко һәм Ливан спортчыларыннан тупланган командалар уйнады. Татарстаннан исә ике команда чыгыш ясады. Хатын-кызлар ярышында Татарстан, Иран, БГӘ, Согуд Гарәбстаны һәм Бәһрәйннән җыелган гүзәл затлар алка сукты.

Бозда ярышып кына калмадылар, кунакларны Казан һәм Татарстан белән таныштырдылар. «Ак барс»та ничек итеп хоккейчылар әзерләгәнне дә күрсәттеләр. Чит ил вәкилләре соклану һәм гаҗәпләнүләрен яшермәде. Берәүләр күргәннәрен «әкият дөньясына сәяхәт» дип атаса, икенчеләре космонавтлар әзерләү үзәге белән чагыштырды. Ислам илләрендә «Ак барс»ның җанатарлары артасына да шик юк. Төп максат булмаса да, спорт дөньясында монысы да әһәмияткә ия.

Алка кертү һәм очко алу өчен генә җыелмадылар Казанда. Турнир тәмамланыр алдыннан узган очрашуда алга таба ни эшләргә, хоккейны ничек үстерергә дигән сорауларга җавап эзләделәр. Татарстанның Хоккей федерациясе президенты Наил Мәганов әйтүенчә, таныштык, хәзер инде элемтәләрне ныгытырга кирәк.

– Ислам илләре нигездә көньякта урнашкан. Без исә төньякка барып урнашканбыз. Хоккейны да башкаларга караганда яхшырак уйныйбыздыр. Әмма без үз тәҗрибәбез белән уртаклашырга, хоккейны үстерү өчен ярдәм итәргә әзер. Моның өчен шартларыбыз бар, – диде ул Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында узган очрашуда. – Спорт кешедә иң яхшы сыйфатларны үстерә. Хезмәттәшлегебез аша күз алдына да китермәгән нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип уйлыйм.

Шулай итеп Казанда Ислам илләрендә хоккейны үстерү ассоциациясе төзеделәр. Оешманың президенты итеп Наил Мәгановны сайладылар. Ике вице-президент Азия һәм Якын Көнчыгыш илләре белән эшләячәк. Бу вазыйфага Кыргызстанның Хоккей федерациясе президенты Әнвәр Оморканов белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Кышкы спорт төрләре федерациясе президенты Хамәл Әл-Кубәйси билгеләнде. Әлеге оешма (БГӘ), Согуд Гарәбстаны, Марокко, Алжир, Оман, Бәһрәйн, Иран, Монголия, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Казахстан, Төркия һәм Татарстандагы Хоккей федерацияләре вәкилләрен берләштерә.

Хамәл Әл-Кубәйси хоккейдагы хезмәттәшлек спортта гына түгел, гомумән, Россия, Татарстан һәм гарәп илләре арасындагы элемтәләрне ныгытыр дип өметләнә.

– Хоккейны үсешкә этәргеч дип кабул итәбез, – ди ул. – Безнең илләрдә хоккей белән кызыксынучылар арта. Бергәләп яхшы нәтиҗәләргә ирешә алырбыз дип өметләнәбез.

Әнвәр Оморканов фикеренчә, Казахстанны исәпкә алмаганда, Азия, гарәп илләре хоккейда әле тәүге адымнарын гына ясый.

– Татарстанда күргәннәребез безгә үсәргә һәм тәҗрибә тупларга ярдәм итәчәк, – ди ул. – Соңгы вакытта сәясәтнең спортка тыкшынуын күрәбез. Сәясәттән ерак торып, без спорт тирәсендә берләшергә, хоккейдагы кардәшлегебезне бөтен дөньяга күрсәтергә, илләр һәм халыклар дуслыгы аша башкаларга үрнәк булырга тиеш. Татарстан әлеге турнирны оештырып әнә шуны күрсәтте. Алга таба катнашучылар тагын да күбрәк булыр әле.

 

 

 


Фикер өстәү