Песков кабат мобилизация игълан итү һәм махсус операция статусын алыштыру турында хәбәрләрне кире какты

Интернетта дәүләт башлыгы өлешчә мобилизацияләүнең яңа дулкыны һәм Украинада махсус операция статусын алыштыру турында белдерү белән чыгыш ясаячак дигән фаразлар пәйда булды.

Россия Президенты Владимир Путин мобилизациянең яңа дулкыны булачагын игълан итәргә җыенмый, дип белдерде аның матбугат секретаре Дмитрий Песков.

Өлешчә мобилизацияләүнең яңа дулкыны һәм Украинадагы махсус операция статусын алыштыру турындагы сүзләр турында ул:

— Болар барысы да имеш-мимешләр. Аларны тыңламагыз, — диде.


Фикер өстәү