«Омикрон» йоктыручылар саны арткан

Соңгы атнада Россиядә коронавирус йоктыру очракларының барысына да «омикрон» штаммы «гаепле». Роспотребнадзор хәбәр иткәнчә, 2023 елның икенче атнасында илдә чир ияртүчеләр саны 31 мең кешедән  артып киткән. Бер атна эчендә COVID-19 йоктыручылар саны 40 процентка арткан.

Россиянең 75 субъектында чирләүчеләр саны арткан. 16 төбәгендә – ил буенча уртача күрсәткечтән күбрәк дәрәҗәдә. Россиядә бер үк вакытта грипп һәм коронавирус йоктыру очраклары да теркәлә. Белгечләр әйтүенчә, иммунитеты зәгыйфь кешеләр гадәттә шулай бик каты авырый.


Фикер өстәү