Кем гаепле: намусын югалткан хәкимме, гадәттән тыш салкыннармы?

Үткән тәүлекләрдә Урта Азиядә гадәттән тыш хәл туды: аномаль салкыннар башланып, энергия кризисы мәйданга чыкты. Бигрәк тә Үзбәкстан башкаласы Ташкентта кешеләр авыр хәлдә калдылар: җылылык һәм газ бирү туктатылды, электр энергиясе өзелде.

Урамда исә 20 градуска җиткән салкыннар иде. Әле мин менә бу юлларны язганда да, сишәмбе иртәсендә Ташкентта ун градуслы салкын күрсәтә. Газ һәм электр энергиясен экспортлаучы Үзбәкстан көтмәгәндә аларның үзендә дә җитмәвенә дучар булды. Европа кышкы эсселектән рәхәт чиккәндә, кояшта кызынырга тиешле Урта Азия, туңып, калын киемнәргә төренде, кешеләр, урамнарга чыгып, ашарга әзерләү өчен учаклар якты. Хәл бик катлаулы һәм киеренке иде. Эш шуңа барып җитте: Үзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиев, Сингапурда башланган өч көнлек визитын кыскартып, бер көнгә генә калдырды. Ташкент хәкиме Җаһангир Артыкхоҗаев илдән чыгып качарга дип аэропортка юнәлде, әмма Дәүләт куркынычсызлыгы хезмәте тарафыннан тоткарланды. Президент аның турында: «Намусын югалткан һәм җирдән аерылган», – дип белдерде.

Беренче карашка, монда кемгә үпкәлисең, андый аномаль салкыннар вакытында төрле хәл булырга мөмкин бит инде, дип уйларга була. Әмма газета хәбәрчесе Урта Азия республикаларындагы энергетика белән бәйле вазгыятьне яхшы белә. Көзен көннәр әле җылы торганда да, мәсәлән, ул Кыргызстан шәһәре Оштан даими рәвештә ут өзелүе турында зарланулы хәбәрләр алып торды. Вазгыять Үзбәкстанда да шул чама иде. Электр бирү шулкадәр начар: өйдә суыткыч тоту файдасыз. Бу хакта үзбәкләр сөйли иде.

Вазгыятькә бәйле киңәшмәдә шуңа күрә Мирзиев бәладә салкыннарны түгел, чиновникларны гаепләде. «Нефть-газ һәм энергетика системаларында соңгы берничә айда гына 192 коррупция факты ачыклану системаның эчтән җимерелүе турында шаһитлык бирә», – диде.

Үзбәкстаннан газета хәбәрчесе турыдан-туры алган хәбәрләр шомлы иде. «Ташкентта ярсыган кешеләр Юнусабад һәм Шайхантур районнарының Электр челтәрләре бинасын чолгап алдылар», – дигән хәбәр килде. Андый вазгыятьтә халык ярсуы бик куркыныч нәрсә ул. Башкала мэры эшеннән алынды, аның белән Куркынычсызлык хезмәте шөгыльләнә. Моннан тыш энергетика министры урынбасары Шерзод Хоҗаев, «Иссиклик электр станцияләре» идарәсе рәисе Фәрход Абдурахманов эш урыннары белән саубуллаштылар, Ташкентның тагын өч районы мэрлары эштән алынырга тиешләр иде, әмма аларны «вазыйфа башкаручы» статусында калдырып тордылар.

Премьер-министр Ариповка һәм энергетика министры Мирзамәхмүдовка, салкыннар булуга карамастан, бурычын түләмәгән кешеләрнең утын һәм газын өзәргә рөхсәт ителде. Илдә электр энергиясен куллану иң югары ноктага – 250 миллион кВт сәгатькә җитте, диделәр. Үзбәкстанның электр челтәрләре андый киеренкелеккә чыдарлык түгел.

                                      Рәшит Фәтхрахманов

 

 


Фикер өстәү