Рөстәм Миңнеханов кыска вакыт эчендә яшеренү урыннарын һәм хәбәр бирү системаларын әзерләргә кушкан

Халыкка хәбәр бирү системалары һәм яшеренү урыннары әзерлеккә куелырга тиеш. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе йомгаклау коллегиясе утырышында шундый бурыч куйды.

Президент ведомство башлыгы Рәфис Хәбибуллин чыгышыннан соң бүгенге вазгыятьтә Татарстанда яшәүчеләр иминлеген вакытында тәэмин итүгә әзер торырга кирәклеген искәртте. Аерым алганда, республика территориясендә халыкка хәбәр бирү системасы төзек хәлдә булырга тиеш.

“Хәбәр бирү системасын бик кирәккә санамаучылар да бар. Бүгенге шартлар исә аның мөһимлеге турында сөйли. Барысына да әзер булып торырга тиешбез, әзерлек эшләрен тизләтергә кирәк”, – дигән Рөстәм Миңнеханов.

Рәфис Хәбибуллин үзенең чыгышында хәбәр бирү системалары җиһазларын модернизацияләү планнары турында сөйләгән. Бу эш ике этапта башкарылып, 2030 елга төгәлләнергә тиеш.

“Кайбер төбәкләребезнең инде мондый хәлләр белән очрашуын күреп торабыз. Саклагыч корылмалар, хәбәр бирү системалары тәртиптә булырга тиеш”, – дип йомгак ясаган Татарстан Президенты.


Фикер өстәү