Хәтәр бәйлелек: антибиотиклар организмны какшата

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгыннан аңлатканнар.

Антибиотикларны үзбелдеклеләнеп эчкән очракта организмга җитди зыян китерелергә мөмкин. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы белгече Оксана Драпкина шулай дип белдергән.

“Кешедә антибиотикларга ияләшүнең барлыкка килүе бар. Ә бу йогышлы авырулардан дәвалый алмауга яки начар дәвалауга, гомер озынлыгын киметүгә, төрле чирләргә китерергә мөмкин”, – дип билгеләп үткән белгеч.

Драпкина әйтүенчә, Россиядә яшәүчеләр антибиотикларны бик күп куллана. Соңгы елда халыкның 54%ы аны эчкән. Шуның яртысы – үз белдеге белән.


Фикер өстәү