Татарстан Президенты «Раймед ТГ ПВТ» компаниясе генераль директоры Раджив Кумар белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Раймед ТГ ПВТ» компаниясенә нигез салучы һәм генераль директоры Раджив Кумар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәт Йортында узды.

20 елдан артык компания бөтен ил буенча кардиология үзәкләренә һәм сырхауханәләргә заманча медицина технологияләре һәм кораллар белән тәэмин итә. 2018 елда Грозный шәһәрендә эндоваскуляр һәм йөрәк-кан тамырлары хирургиясе өчен үз медицина эшләнмәләрен җитештерү башланган.

Очрашуда медицина продукциясе җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре һәм уртак проектларның перспективалары турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү