Танылган көрәш тренеры Азат Хәйруллин вафат

Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, танылган көрәшче, Татарстанның атказанган тренеры Азат Әхмәтбай улы Хәйруллин вафат. Аңа 67 яшь иде.
Азат Әхмәтбаевичның хезмәт юлы ике өлештән – спорт һәм авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдәге гамәлләреннән тора. Ул кечкенәдән физик культураны үз итеп, тормышын аның белән бәйли: шул юнәлештә белем алгач, беренче елларда укытучы-тренер, алга таба районкүләм масштабтагы эшләргә алына. Ул елларда уннан артык спорт остасы әзерли, шәкертләре Татарстанда гына түгел, СССРда җиңү яулап, Зәйне илгә таныталар. Ирешелгән уңышлары өчен аңа “Татарстанның атказанган тренеры” исеме бирелде.
1997 елда ул Чапаев исемендәге колхозны җитәкләүгә алына. Азат Әхмәтбаевич җитәкләгән елларда хуҗалык шикәр чөгендере, арпа уңышы буенча районда алдынгылар рәтенә чыкты. Нәтиҗәле хезмәте өчен Азат Хәйруллин “Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре” дигән мактаулы исемгә дә лаек булды.

Азат Хәйруллин физкультура-спортка бәйле җәмәгать эшләрендә катнашып, үзенең бай тәҗрибәсен спортчылар, бигрәк тә спортта тәүге адымнарын ясаучы яшьләр белән бик теләп уртаклашты, дип хәбәр итә «Зәй офыклары» газетасы.


Фикер өстәү