Россия галимнәре хәрбиләр өчен чыдамлылыкны арттыра торан махсус ризыклар уйлап тапкан

Белгечләр билгеләп үткәнчә, аларның күбесе космонавтларга таныш та икән инде.

Туклану, биотехнологияләр һәм азык-төлек куркынычсызлыгы буенча федераль тикшеренүләр үзәге белгечләре махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен игътибарны яхшырту һәм чыдамлылыкны арттыруга ярдәм итәрдәй махсус ризыклар уйлап тапкан. Бу хакта “РИА Новости” яза.

Моннан тыш хәрби хәрәкәтләр территориясендә калган тыныч халык өчен дә махсус рацион эшләнгән.
“Мондый ризыкларның күбесе космонавтларга таныш та икән инде”, – диелгән хәбәрдә.

Галимнәр фикеренчә, махсус рацион хәрби хезмәткәрләргә уңайсыз һава шартларын, суыкны, ару-талу, йокысызлыкны җиңелрәк кичерү мөмкинлеге бирәчәк.


Фикер өстәү