14 яшьлек кыз укытучысын һәм17 сыйныфташын хушбуй белән агулаган

Хәзерге вакытта полиция һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре килеп туган хәлне ачыклый.

Вологда өлкәсендә җиденче сыйныфта укучы кыз, ниндидер матдәдән торган хушбуй сиптереп, 17 сыйныфташын һәм укытучысын агулаган. Бу хакта, “Череповецкая истина” чыганагына таянып, “Mail.ru” хәбәр итә.

Әлеге хәл Вытегорск районының Белоусово бистәсе урта мәктәбендә килеп чыккан. Басма мәгълүматларына караганда, кыз хушбуй бөркегеченә ике тапкыр баскан. Шуннан соң сыйныфтагы барлык кеше үзен начар хис итә башлаган.

Кызның сүзләренә караганда, бу гадәти хушбуй булган. Хәзерге вакытта полиция һәм Тикшерү комитеты хезмәткәрләре килеп туган хәлне ачыклый.


Фикер өстәү