Быел Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә мөрәҗәгать итүчеләр саны арткан

Быел Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә 6 меңнән артык мөрәҗәгать кабул ителгән. Аларның саны, узган ел белән чагыштырганда, 551гә күбрәк. Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эксперт советының киңәйтелгән утырышында Сәрия Сабурская хәбәр итте.

Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил сүзләренчә, былтыр ул 78 гражданнарны кабул итү оештырган. Аларда 600дән артык кешегә хезмәт күрсәтелгән.
Сәрия Сабурская әйтүенчә, мөрәҗәгатьләрнең күпчелеген хезмәт урынында хокукларны яклау, шулай ук гаилә, сәламәтлек саклау, мәгариф тармагына бәйле сораулар тәшкил итә.


Фикер өстәү