Узган ел республикада 137 мәгариф учреждениесе хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган

Татарстанда узган ел 137 мәгариф учреждениесе хезмәткәре дисциплинар җаваплылыкка тартылган, 31 кисәтү ясалган.

Бу хакта Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил эксперт советының киңәйтелгән утырышында Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Мөҗипов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, балаларның һәм укытучыларның хокукларын яклау эше дәвам ителәчәк, быел аеруча көчәйтеләчәк.


Фикер өстәү