Татарстан Конституциясенә төзәтмәләр үз көченә керде

Бүгеннән Татарстанда “Татарстан Республикасы Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында” закон үз көченә керде. Республика җитәкчесе законга 26 гыйнварда кул куйган иде. Хәзер аның вазыйфасы рәсми төстә Татарстан Республикасы Башлыгы – Татарстан Республикасы Рәисе дип аталачак.
Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов сайтында да республиканың иң югары дәрәҗәдәге заты вазыйфасының Татарстан Республикасы Рәисе итеп үзгәртелүен искәртик. Рөстәм Миңнехановның 4 февральдә Татарстан Президенты Администрациясе атамасын Татарстан Республикасы башлыгы (Рәисе) администрациясе итеп үзгәртү турында Указны имзалавын да әйтеп үтик.
Конституциягә башка төзәтмәләр дә үз көченә керде

Фикер өстәү