Татарстан Дәүләт Советы Президент атамасын Рәискә алыштыру сәбәпле 58 законга үзгәрешләрне раслаган

Парламентчыларда закон проекты буенча каршылыклар килеп чыкмаган.

Дәүләт Советы депутатлары, Татарстанның югары вазыйфаи заты атамасы алыштырылу сәбәпле, 58 законга үзгәрешләрне 1 һәм 3нче укылышта раслаган. Закон проекты белән Шәһәр төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин таныштырган.

Документ нигезендә, Татарстанның 58 законына үзгәрешләр кертү һәм республика Президенты атамасын Татарстан Республикасы Рәисе — Татарстан Республикасы Башлыгы атамасына алыштыру тәкъдим ителә. Моннан тыш югары вазыйфаи зат администрациясе атамасы үзгәртелә – ул рәсми төстә Татарстан Рәисе администрациясенә әйләнә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин искәртеп үткәнчә, закон проекты законнарны моңа кадәр Татарстан Конституциясенә кабул ителгән үзгәрешләргә туры китерә.

Барлык экспертизалар үткәрелгән, документка карата каршы килүләр булмаган. Депутатларның барысы да диярлек (берсе бер якка да кушылмаган) закон проектын хуплап тавыш биргән.


Фикер өстәү