Россиядән китеп, илгә пычрак атып ятучыларга карата чара күрергә җыеналар

Дәүләт Думасында, чит илгә китеп, Россиягә пычрак атып ятучыларга карата чаралар күрүне өйрәнү өчен эш төркеме оештырыла. Бу хакта “Известия” хәбәрчесенә Думаның Мәдәният комитеты рәисе Елена Ямпольская сөйләп үткән.

Аның әйтүенчә, әлеге мәсьәлә буенча фикер алышуда профильле ведомстволар һәм мәдәният эшлеклеләре катнашачак. Шул ук вакытта эш төркеменең беренче утырышын инде февраль урталарында ук уздыру күздә тотыла.

Тәкъдимнәр арасында – мондыйларның мөлкәтен конфискацияләү, мактаулы исемнәреннән мәхрүм итү, шулай ук интернетның Россиягә таралучы өлешендә материалларын таратуны тыю. Иң үтемле тәкъдимнәрнең Дума Рәисе Вячеслав Володинга алга таба закон проектлары әзерләүгә җибәреләчәге көтелә.

“Ниндидер сүзләр өчен генә нәрсәдәндер мәхрүм итүне аңлатмый бу”, – дигән Ямпольская.


Фикер өстәү