Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда яшәүчеләрне Татарстан Дәүләт гербы көне белән котлады

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, бу көн этник һәм конфессия ягыннан төрле булган кешеләрен берләштерә.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстанда яшәүчеләрне республика Дәүләт гербы көне уңаеннан котлады. Котлау Дәүләт Советының телеграм-каналында басылып чыккан.

— Сезне Татарстан Республикасы Дәүләт гербы көне уңаеннан эчкерсез котлыйм! Бу дата төрле этник һәм конфессиональ төркемнәргә керүче барчабызны –Татарстанның күп гасырлык тарихына карата эчкерсез ихтирам хисе, республика казанышларын саклау һәм аларны тагын да ишәйтү омтылышы белән яшәүчеләрне берләштерә, – дип язган ул.

Фәрит Мөхәммәтшин гербтагы символларның нәрсәне аңлатуын искә төшергән. Кояшның кызыл түгәрәгендә калканлы Барс сурәте татар халкын яклауны һәм уңышны аңлата, дигән ул.


Фикер өстәү