Рөстәм Нигъмәтуллин Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көнендә мөрәҗәгать белән чыкты

15 февраль – Ватаныбыздан читтә хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булганнарны искә алу көне. Республикада яшәүчеләргә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать белән чыкты.

«Бу көнне без төрле елларда хезмәт бурычы буенча Ватаныбыздан читтә хәрби низагларны җайга салуда катнашучыларның барчасына баш иябез, – диелә анда. –  Хәрби интернационалистлар үзләренең фидакарьлеге һәм ныклыгы аркасында Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист гаскәрләрен җиңгән бабаларыбызның каһарманлык белән сугарылган үткәненә лаеклы булуларын раслады. Алар, Ватанга хезмәт итүдә үрнәккә әйләнеп, югары дәрәҗәдә хәрби фидакарьлек, профессионализм һәм батырлык күрсәтте.

Кайнар нокталарда хәрби бурычын үтәгәндә 25 мең кеше һәлак булган. Без бу кораллы низагларда үзләренең туганнарын, якыннарын һәм тугры дусларын югалтканнарның барысының да кайгысын уртаклашабыз. Ватаныбыз өчен һәлак булганнарның якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланачак! Исән-имин кайтучыларның һәркайсына дан!

Хәрби интернационалистларның тиңдәшсез тәҗрибәсе бүген дә – Кораллы Көчләрдә һәм хокук саклау органнарында, дәүләт һәм җәмәгать оешмаларында яшьләрне илебезгә тугры хезмәт итү, шул исәптән ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләү буенча җаваплы хезмәттә дә бик кирәк.

Хезмәт бурычын илебездән читтә үтәгәннәрнең барчасын эчкерсез котлыйм! Сезгә һәм якыннарыгызга озын гомер, тынычлык, бәхет һәм иминлек телим!»


Фикер өстәү