«ВТ» гамәлгә куйган Муса Җәлил истәлегенә үткәрелә торган көрәш турнирында Илсөя Бәдретдинова белән Вил Усманов чыгыш ясаячак

17–18 февральдә Казанда герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган көрәш турнирының 60нчысы узачак.

Турнир иртәгә, 17 февральдә, «Ак Барс» көрәш сараенда башлана.

Тантаналы ачылышта Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова, Татарстанның халык артисты, көрәшче җырчы Вил Усманов та чыгыш ясаячак.

Дуслар, һәммәгезне дә көрәш бәйрәменә көтеп калабыз! Керү – бушлай!

Муса Җәлил истәлегенә уза торган көрәш турнирының 60нчысында нинди яңалыклар көтелә?


Фикер өстәү