Өч игезәк малай әнисе: “Улларымның исән кайтуларын көтәм”

Балтач районының Бөрбаш авылында гомер итүче Мәгьфирә апа Әсхәдуллина махсус операциягә өч игезәк баласының икесен озаткан. Өченчесе дә туганнарымнан калмыйм, мине дә алыгыз дип барган булган, әмма аны борып кайтарганнар.

– Башта кызыбыз туды. Аң өч яшь чагында тагын авырга уздым. Ул чакта УЗИ юк иде. Балтач хастаханәсендәге шәфкать туташы Нина кулы белән эчемне тоткалады да: “Өч баш таптым. Табиб килгәч, тагын карарбыз”, – дип чыгарып җибәрде. Әйбәтләп карагач, чынлап та, карынымда өч бала икәнне шәйләп алдылар. Улларымның берсе 2,8 кило, икенчесе 2,6 кило, өченчесе 2,4 кило булып туды.Шул балаларыма 31 әр яшь инде хәзер, – ди Мәгьфирә апа.

Өлешчә мобилизация башлангач, Балтачта яшәүче ике улына да повестка килә. Казандагысын чакырмыйлар. Анысы авырлыгы иң кечкенәсе, Динар исемле. Илнар белән Ленарның китәсен белгәч, ул да китәм, ди. Әмма кире боралар.

– Улларым өчесе бергә армиядә булдылар. Аларның үз тормышы инде. Илнар белән Ленарның исән сау кайтуын Аллаһы Тәгаләдән гел сорыйм. Илнарым яраланган әле. Аякларына зыян килгән. Мәскәүдә дәвалана. Ленарны әлегә бераз ял итәр өчен махсус операция кырыннан чыгарып торганнар. Икесе дә: “Әни, борчылма!”, дип кенә торалар, – ди Мәгьфирә апа. – Ничек кайгырмыйсың, ди. Шул балаларымны берүзем аякка бастырган кеше бит мин! Илләр тынычланып, һәр ананың баласы янына кайтса иде. Мәгьфирә апаның ике улын да махсус операциягә озатуларны белеп, бергә укыган сыйныфташлары акчалата ярдәм әзерләгән. Әлеге изге эшне Арчада яшәүче Сәгыйдә Габдрахмановага тапшырганнар.

– Еллар узса да, дуслык сакланган әле! Габделбәр исемле сыйныфташым шалтыратып, әйдә Мәгьфирәгә ярдәм оештырабыз дип шалтыратты. Син оештыр, диде. Сыйныфташларымның барысы да Мәгьфирәнең хәленә кереп, булдыра алганча, ярдәм кулы сузды. Сүземне тыңлаган һәркемгә чиксез рәхмәтлемен. Шушындый вакытта без тагын беркат бердәм икәнебезне, кеше кайгысын күтәрә белүебезне күрсәттек, – ди Сәгыйдә апа. – Мәгьфирәбезнең йөрәге ничек түзәдер, белмим. Әмма ул сер бирми. Мәгьфирә өч игезәген дә чын ир-ат итеп үстергән. Берсе өчен берсе нишләргә дә белмичә торалар икән. Мәгьфирә Мәскәүгә баласы янына да барып кайткан. Табиблар да, Илнарны аякка бастырабыз дип өмет бирә икән. Бу акчаларны яраланган улына тотсын дип җыйдык.

Сәгыйдә апа бик актив яши. Үзе яшәгән Арчада әниләре исән булмаган 10 солдат өчен посылка тутырганнар.
– Алар да туган яктан хәбәр, үзләренә күчтәнәч көтәдер, дидек. Әни җылысын алыштыра алмасак та, бар йөрәгебезне кушып ярдәм җибәрәбез. Без аларны көтәбез, – ди Сәгыйдә апа.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү