Дәүләт хезмәткәрләренә хәрби әзерлек курсларын узарга тәкъдим иткәннәр

Бу махсус хәрби операция шартларына җиңелрәк җайлашу һәм килеп туган хәлләргә әзер булып тору мөмкинлеге бирәчәк.

Дәүләт Думасының иминлек комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный дәүләт хезмәткәрләренә хәрби әзерлек курслары узарга тәкъдим иткән. Бу аларга махсус хәрби операция шартларына җиңелрәк җайлашу һәм, бигрәк тә чик буе территорияләрендә, килеп туган хәлләргә әзер булып тору мөмкинлеге бирәчәк, дигән ул.

Выборный фикеренчә, хәрби әзерлек мәҗбүри булырга тиеш. Моны бөтен дәүләт хезмәткәрләре аппаратын, урыннардагы хакимиятләрне көчәйтелгән әзерлек режимында мобилизацияләү дип тә атарга мөмкин. Дәүләт хезмәткәрләренә тактик һәм физик әзерлек курсларын узарга, мәгълүмати иминлек өлкәсендәге белемнәрен яңартырга кирәк булачак.

Парламентчы сүзләренә караганда, бүгенге шартларда субъектлар җитәкчеләре һәм аларның командалары үзләренең территорияләрендә яшәүчеләрне сакларга, аларга ярдәм итәргә, оборона һәм иминлек чараларын күрергә тиеш.


Фикер өстәү