Йолдызнамә | 27 февраль – 5 март

Кучкар (21.03 – 20.04) Юк-бар эшләрегезне читкә ташлап, бөтен игътибарны иң мөһименә юнәтәсе! Шул чагында вакытыгыз да исраф ителмәячәк, шәп кенә уңыш та киләчәк. Тирәгездә мәкерле кешеләр бар төсле. Игътибарлырак булсагыз, яшерен дошманыгызны, һичшиксез, танып, тиз генә тиешле чарасын күрәчәксез.

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Бәхет дигәнебез үзегезгә киң итеп елмаерга тора. Килеп туган үзгәрешләрне тиз генә тоемлап алу һәм эшне яңачарак кору таләп ителергә мөмкин. Теге яки бу карарга килү өчен җаваплылык та алырга туры килер.

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Бу атнада эшегездә яки шәхси тормышыгызда мөһим чор башланып китәр. Дөрес юлда булуыгызны, алдыгызда шәп кенә мөмкинлекләр ачылуны аңлап, әй, сөенерсез. Ни хикмәт: барлык проблемаларыгызны диярлек җиңел генә хәл итеп куярсыз.

Кысла (22.06 – 22.07) Нәрсәдәндер бөтенләй баш тартканчы, бераз чигенеп тору әйбәтрәк. Кирәкмәгән “баш авырту”дан котылып, алга бару өчен шулай кирәк. Ыгы-зыгыдан, сабырсызлык, тупаслыктан качырга тырышыгыз: юкса уңышка ирешү кыенрак булачак.

Арыслан (23.07 – 23.08) Караңгы, ямьсез фикерләрне, шик-шөбһәләрне башыгыздан алып ташлагыз. Үз көчегезгә нык ышану бик кирәк сезгә хәзер. Шулай гына алдыгызда әйбәт мөмкинлекләр ачылачак.

Кыз (24.08 – 22.09) Ярдәмгә өметләнегез. Шул исәптән акча мәсьәләсендә дә. Эш урынын алыштыру турында уйлана башлауга этәргеч бирелер төсле. Мөмкинлек чыкса, нигә әле бәхетне сынап карамаска ди!..

Үлчәү (23.09 – 23.10) Проблемалар байтак ук җыелдымы? Аларны хәл итә башлау өчен менә дигән вакыт! Чишелешләре һич көтелмәгән җирдән пәйда булып кына торачак! Кемнәрдер турында начаррак фикердә идегезме? Хәзер алар сезне үзләренең яхшылыклары белән сокландырачак!

Чаян (24.10 – 22.11) Теләгегезгә ирешү өчен кыюрак, игътибар үзәгендәрәк булырга кирәк. Бер мәсьәләдә дустыгыз искиткеч төпле киңәшен биреп сөендерер. Атна ахырына таба әйбәт үк суммада акча керер.

Укчы (23.11 – 21.12) Эшегездә нәкъ менә сезнең хәлне җиңеләйтеп җибәрерлек хәлләр булып алыр. Бер үк хатаны ике тапкыр кабатлаудан сак булыгыз: шундый куркыныч юк түгел… Ял көннәрендә әйбәт хәбәрләр ишетеп куанырсыз.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Эштә ни сәбәптәндер һавалырак булып китүегез күпләргә ошамас. Җитәкчегез дә кырынрак карый башлар. Аларда нәфрәт уятырга теләмәсәгез, тәртибегезне бераз үзгәртегез, дип өйрәтмәкче йолдызлар.

Сукояр (21.01 – 19.02) Уңышлы, күңелле вакыйгаларга бай атна. Якыннарыгыз арасыннан берсе әйбәт хәбәрләре белән сөендерер. Тегеннән-моннан акча эшләү мөмкинлекләре барлыкка килер.
Балык (20.02 – 20.03) Ялкаулык басмаса, эшегездә тел-теш тидергесез уңышларга ирешәчәксез. Шәхси тормышыгызга ниндидер салкынлык үтеп керер. Кем әйтмешли, серкәгезнең су күтәрмәвенә бәйле бугай ул..


Фикер өстәү