Саклан, ризыгың зарарлы булмасын!

Белгечләр кибет киштәләрендәге ризыкларны әледән-әле тикшереп торса да, араларында тиешле таләпләргә җавап бирмәгәннәре дә еш очрый. Үз эшчәнлекләрен кәгазьдә генә алып баручылар, яшелчә һәм җиләк-җимешләрдә агулы матдәләр, ит продуктларында антибиотиклар ачыклану – узган ел Роспотребнадзор белгечләре ачыклаган төп җитешсезлекләр әнә шундый.

– Мин кибеттән сатып алган продукциягә бик игътибарлы, – ди Казанда яшәүче Лилия Габдуллина. – Капларындагы язуларын һәрвакыт укып, тикшереп алам. Сөт, ит ризыкларын бигрәк тә нык тикшерәм, чөнки әлеге продуктлар арасында таләпләргә җавап бирми торганнары еш очрый.

Кызганыч, барыбызга да әлеге укучыбыздагы кебек игътибарлылык җитеп бетми. Ә ул бер дә комачауламас иде югыйсә. Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе мәгълүматлары буенча, узган ел санитар-химик күрсәткечләр буенча гигиеник таләпләргә җавап бирми торган ризыклар 0,5 процентка арткан. Әйтик, балаларга бирелгән яшелчәләрнең 11 пробасында нитратлар булуы ачыкланган. Аларның бишесе Татарстан җитештерүчеләре булса, өчесе – Россиянеке. Ризыкларда шулай ук пестицидлар да табылган. Сәламәтлек өчен зарарлы булган әлеге агулы матдә кибет киштәләренә куелган яшелчә һәм җиләк-җимешләрнең 17 пробасында ачыкланган. Аларның 65 проценты чит илдән кертелгән булган.

– Ит продукциясендә дә кимчелекләр булуы ачыкланды, – ди Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина. – 929 пробаның 0,7 проценты (7 проба) тиешле таләпләргә җавап бирмәгәнлеге билгеле булды. «Казан ит комбинаты» җәмгыяте җитештергән һәм балалар табынында кулланылган катырылган ит һәм ярымфабрикатларның 4 пробасында антибиотик булуы аеруча кәефне төшерде. Нәтиҗәдә 4502 кг ит продукциясе сатудан алынды.

Узган ел белгечләр бары тик кәгазьдә генә «эшләүче» сигез предприятиегә тап булган. Шунысы кызыклы: аларның дүртесе үз эшчәнлекләрен берничә ел алып бара икән. Марина Патяшина әйтүенчә, мондый «фантом» оешмаларның күпчелеге сөт продуктларын җитештерә. Газета укучыларыбыз да аларны исемләп белеп торсалар, зыяны булмас. «КСТ-Дом» җәмгыяте (Алексеевск районы), «Гудпродукт» җәмгыяте (Югары Ослан, Алексеевск районнары), «Сыродельный концерн Алексеевский» җәмгыяте (Арча, Алексеевск районнары), «МилкОпт» җәмгыяте (Кама Тамагы, Чирмешән районнары), «Сыркомбинат» җәмгыяте (Кама Тамагы районы), «ПРОМИЛК» җәмгыяте (Кама Тамагы районы), «Керженский молочный комбинат» җәмгыяте (Спас районы), «Корноуховский молочный завод» (Спас районы) җәмгыяте – сөт продуктларын сатучы әлеге оешмалар сатып алучыларда шик уятырга тиеш, ди белгечләр.

– Оешмаларны күрсәтелгән адреслары буенча тикшерә башлагач, алар урынында бөтенләй башка биналар булуы ачыкланды. Кайсысы шәхси йорт, кайсысы рәсми теркәлгән һәм үз эшен намус белән башкаручы оешма иде. Ягъни ялган оешмалар башкалар ышыгында фальсификат җитештереп ята, – дип ачыклык кертте Марина Патяшина.

Сөт продуктларының аерым игътибар таләп итүен Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Розалия Арсланова да куәтләде. Аның сүзләренчә, узган ел 325 атамадагы товарны тикшергәннәр. Аларның 31,7 проценты микробиологик һәм физика-химия күрсәткечләре буенча таләпләргә җавап бирмәгән. Җитешсезлекләр аеруча сөт ризыкларында (атланмай, сыр) һәм балык консервларында күп ачыкланган.

– Кайбер җитештерүчеләр законны бик оста гына әйләнеп узарга өйрәнде, – ди Розалия Арсланова. – Андыйлар спредны (май продукты) атланмай итеп күрсәтүдән дә чирканмый. Алар үз продукциясендәге капларга зур хәрефләр белән ГОСТ дип яза. Бу исә сатып алучыларда ышаныч тудыра. Ләкин ГОСТ (ГОСТ 32261-2013) атланмайныкы түгел, ә май продуктына һәм кайнатылган кушылмаларга (ГОСТ 52100-2003) булып чыга. Һәм сатып алучы составын укып тормыйча гына бу кармакка бик җиңел каба. «Атланмай» – майлылыгы 50 проценттан да ким булмаган сыер сөтеннән булган май ул.

Кармакка җиңел генә капкан кулланучыларның хокукларын яклау хәзерге вакытта күбрәк суд аша башкарыла.

– Узган ел без 1,5 меңгә якын суд утырышында катнаштык, – ди Марина Патяшина. – Нәтиҗәдә халыкка 75 млн сумга кадәр акчаларын кире кайтарып бирүгә ирештек. Эшмәкәрләр алга таба да кулланучыларны алдауның яңа чараларын уйлап табачак. Без исә аларга комачаулар яки булдырмый калу өчен барлык мөмкинлекләрне дә кулланырга әзер.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү