Казанда, форточкадан кереп, баланы куркыткан карганы чыгарып җибәрү өчен коткаручылар чакыртырга туры килгән

Казанда яшәүче бер ханым коткаручыларга мөрәҗәгать иткән. Ул үзенең фатирына зур гына карганың очып керүе турында сөйләгән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Россия МЧС Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән сөйләп үтелгән.

Коткаручылар ачыклаганча, торактагы тәрәзә форточкасыннан зур гына карга очып кергән. Әби кеше оныгы белән “оятсыз кунак”ны куып чыгара алмаган. Алар бик нык куркуга калган.
Коткаручылар, тәрәзәне ачып, карганы иреккә чыгарып җибәргән.


Фикер өстәү