Путин санкцияләр турында: “Бәхетсезлек бәхет китерде”

Дәүләт башлыгы фикеренчә, килеп туган вазгыять Россиянең алга таба тагын да мөстәкыйльрәккә әйләнүенә китерәчәк.

Россия Президенты Владимир Путинның Саклык банкы җитәкчесе Герман Греф белән очрашуында илдәге икътисадый вазгыять турында сөйләшү булган. Дәүләт башлыгы санкцияләр җәһәтеннән, шаяртып, “бәхетсезлек бәхет китерде” дигән гыйбарәне искә төшергән. Аның фикеренчә, килеп туган вазгыять, алга таба Россиянең мөстәкыйльлеген – икътисадый һәм финанс мөстәкыйльлеген үстерүгә китерәчәк.
Путин зур канәгатьлек хисе белән билгеләп үткәнчә, Россия, тулаем алганда, төрле өлкәләргә читтән кертелгән кыенлыкларны җиңгән. Банк җәмәгатьчелеге, Үзәк банк, Хөкүмәт тырышлыгы һәм профессионализмы ярдәмендә проблемаларны хәл итүгә ирешелгән.

Дәүләт башлыгы бу эштә Саклык банкының тоткан урынын аерым билгеләп үткән. “Оешма аягында нык басып торуын, көчле булуын күрсәтте. Банк клиентлары да, базар да моны күрергә тиеш. Бөтен икътисад өчен әйбәт сигнал бу”, – дигән Президент.


Фикер өстәү