Татарстан халкы Казан зооботаника бакчасына «Пушкин картасы» буенча бара алачак. Бу хакта мәгълүмат учреждение сайтында пәйда булды.
«Ниһаять, «Река Замбези. Африка» зоопаркына керү билетларын «Пушкин картасы» белән алу мөмкинлеге булдырылды» дип язылган сайтта.