Ит сатып алганда кирәкле 6 киңәш

Ит сатып алганда истә тотарга кирәкле киңәшләр:

  1. Итнең өслеген яхшылап карагыз. Аның өслеге бераз җилләгән һәм кибеп киткән төсле икән, шикләнмәгез. Әлеге «кабык» аны кибүдән саклый. Ә итнең өсте юеш һәм сүл эчендә ята икән, алмавыгыз хәерле.
  2. Иттәге май катламы ак төстә булганын сайлагыз. Бу мал яшь булган һәм ите йомшак дигән сүз. Итнең мае сары икән, ул каты булачак.
  3. Итнең йомшак җиренә бармагыгыз белән басып карагыз. Батып килгән өлеше яңадан үз хәленә кайта икән, димәк, мал яңа чалынган, әгәр бармак эзе озак сакланса, алмавың хәерле.
  4. Итнең төсенә дә игътибар итегез. Сыер ите – кызыл, ә бозауныкы алсурак төстә була. Үзегез алырга җыенган кисәктә бераз кисем ясап күрсәтүләрен сорарга кыенсынмагыз.
  5. Итне иснәп карагыз. Ацетон, серкә яки әчкелтем ис килә икән, очсыз дип, мондый итне ала күрмәгез.
  6. Туралган ит түшкәләрендә ветеринария хезмәтенең мөхере тора. Сатучының намуслылыгында шикләнсәгез, иткә ветеринария таныклыгын сорагыз. Аның сатуга тапшыру вакыты кичәгедән дә элеккерәк булмаска тиеш.

Фото: 7ya.ru


Фикер өстәү