Язучы Дарья Донцованың ире вафат булган

Озакка сузылган авырудан соң 74 яшендә Мәскәү дәүләт университеты психологы, РФА академигы, язучы Дарья Донцованың ире Александр вафат булган. Ул яман шеш белән авырган. Бу хакта язучының бренд-менеджеры Анна Павлиева Телеграм-каналда хәбәр итте, дип яза «Казан Ферст».

Җирләү урыны һәм датасы турында соңрак хәбәр ителәчәк.

Павлиева Донцованың фанатларыннан аның кайгысына хөрмәт белән карауларын сорый һәм язучының вакытлыча социаль челтәрләрен алып бармаячагын язган.


Фикер өстәү