Илсур Һадиуллин «Бергә бирәбез! Әти-әниләр арасында БДИ тапшыру көне» бөтенроссия акциясендә катнашачак

13 мартта Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әти- әниләр белән бергәләп рус теленнән БДИ тапшырачак.

БДИга әзерләнгәндә, чыгарылыш сыйныф укучыларына белем генә түгел, үз көчләренә ышану да, психологик яктан әзерлек тә кирәк. Һәм монда гаилә, әти-әниләрнең дә таяныч булуы мөһим. Нәкъ менә шуңа күрә Рособрнадзор җиденче ел рәттән әти-әниләр өчен имтиханнар уздыра. Алар имтихан пунктына телефоннарын калдырып, тикшерү аша узып керә. Сынау кагыйдәләре, биремнәр белән таныша. Барысы җиде биремне эшләргә, кыскача инша язарга туры киләчәк.

Акциядә теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен яшәү урыны буенча мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә һәм гариза тутырырга кирәк.


Фикер өстәү