Өйрәтәбез, сыныйбыз, эшкә урнаштырабыз! Кулы эш белгән егет-кызлар чемпионатта осталык күрсәтәчәк

Үзебезнекеләр үзебезгә кирәк! Мәгълүм булганча, Россия WorldSkills халыкара хәрәкәтендә әгъза булуын туктаткач, илнең Мәгърифәт министрлыгы урта һөнәри белем бирү йортлары студентлары һәм мәктәп укучылары өчен яңа ярыш уйлап тапты. Хәзер кулы эш белгән егеткызлар «Профессионаллар» һәм Югары технологияләр чемпионатларында осталык күрсәтәчәк. Тиздән төбәкләрдә, шул исәптән Татарстанда да сынау ярышлары башлана.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов искәрткәнчә, ярышларны икътисадның реаль секторы ихтыяҗларына нигезләнеп оештырырга уйлыйлар. Ягъни биремнәр дә бүген һәм хәзер хәл итү юлларын таләп иткән мәсьәләләргә кагылачак. Ярышлар илне кадрлар белән тәэмин итү бурычын да хәл итәргә тиеш. Бигрәк тә сәнәгать предприятиеләре өчен белгечләр әзерләү юнәлешендә. Ярышларга бәя бирүче экспертлар төркемен дә киңрәк итмәкчеләр. Хәзер компания һәм предприятиеләрдән дә вәкилләр чакырылачак. Ярышта җиңүчеләргә һәм призерларга исә эш урыннары тәкъдим ителәчәк. Быел һәр компетенция буенча өчтән дә ким булмаган эш урыны белән кызыксындырырга җыеналар.

Россиянең WorldSkills хәрәкәтендә булмавы хәрәкәтнең үзе өчен дә тискәре йогынты ясамагае. Андрей Поминов әйтүенчә, бу хәрәкәтнең дөнья күләмендә үсеше өчен Россия аз тырышмады. Моның өчен соңгы елларда Казанда, гомумән, Россиядә үткән ярышларны искә алу да җитә.

«Һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге» җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин әйтүенчә, яңа чемпионатка кушылучылар саны да көннән-көн арта. «Дөньякүләм үткән ярышлар белән чагыштырганда, бу чемпионат конкурсантлар, экспертлар һәм ярыш компетенцияләре саны буенча шактый зур», – ди Эмиль Гобәйдуллин. Россиянең WorldSkills хәрәкәтендә булмавы турында исә, илнең дустанә булган башка дәүләтләр белән мөнәсәбәтләренә таянырга була, дигән фикердә ул.

Кайда? Республиканың 22 шәһәр һәм авылында (Казан, Чаллы, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Лениногорск, Әлмәт, Яшел Үзән, Иннополис, Тәтеш, Буа, Лаеш, Арча, Мамадыш, Зәй, Аксубай, Сарман, Әгерҗе, Олы Әтнә, Кукмара, Янил, Лубян), барлыгы 82 мәйданчыкта.

Кайчан? 13 март – 7 апрель.

Кемнәр катнаша? 1903 катнашучы – 662 юниор (мәктәп баласы) һәм 1241 студент.

Ничә компетенция? 298. Шуларның 56сы сәнәгать җитештерүе тармагына бәйле.

 


Фикер өстәү