«КАМАЗ» хезмәткәрләренә  эшкә азык-төлек, парфюмерия һәм чәчәкләр китертү тыела

13 марттан «КАМАЗ» хезмәткәрләре  эштә вакытта курьер хезмәтеннән файдалана алмаячак.

Әлеге тыю предприятиедә террорчылык һәм экстремистик характердагы янауларны кисәтү максатыннан кертелә. Бу хакта «КАМАЗ хәбәрләре» яза.

«КАМАЗ» ААҖ һәм «КАМАЗ» ААҖ катнашындагы оешмаларда эшләүчеләргә һәм хезмәткәрләргә курьер хезмәтләре тарафыннан шәхси китерүнең теләсә нинди төрләрен (азык-төлек, парфюмерия, чәчәкләр һ.б.) тыярга», — диелгән иминлек буенча генераль директор урынбасары Сирень Галиәкбәров имзалаган карарда.


Фикер өстәү