Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы илнең үзәк өлешендә һава торышы начарлану сәбәпле, россиялеләрне сәламәтлек өчен куркынычлар артуы турында кисәтте. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Россиянең үзәк өлешендә урнашкан аномаль һава торышы һәм аның алга таба начарлануы аркасында гражданнарның сәламәтлеге өчен куркынычлар арта», – дип сөйләгәннәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Гражданнарга көчле бозлавык шартларында егылудан һәм җәрәхәтләнүдән саклану өчен урамда булганда саклык күрсәтергә кирәк. Өлкән яшьтәге кешеләргә өйдән чыкмаска яки аяк киеме өчен тайгакка каршы олтан һәм таяк башына очлы насадка кулланырга киңәш ителә.
Шулай ук атмосфера басымының кискен үзгәрүе аркасында йөрәк-кан тамырлары авырулары булган кешеләргә үз хәлен җентекләп контрольдә тотарга һәм кан басымын даими үлчәргә, табиб киңәшләрен үтәргә, билгеләнгән препаратларны кабул итәргә кирәк.