Казанда су басуларның кайчанрак көтелүен әйткәннәр

500дән артыграк йортны су басарга мөмкин.

Республика башкаласында мартның өченче декадасында су басулар көтелә. Гражданнарны саклау идарәсе башлыгы Фердинант Тимурханов шулай дип белдергән.

– Һава температурасының бер җылытып, бер суытып торуын исәпкә алсак, Казанда язгы ташу хәвеф-хәтәрсез генә узып китәргә тиеш, – дигән ул.

Шул ук вакытта белгеч кайбер урыннарда кар катламы биеклегенең бер метрга җитүен, ә туфрактагы туң катламының 62-100 сантиметр тирәсе тәшкил итүен искәрткән.

Әмма Тимурханов белдергәнчә, шәһәр иң кыен хәлләргә дә әзер булып торырга тиеш. Идарә башлыгы сүзләренә караганда, су басу куркынычы булган зонага 592 йорт эләгә. Аларда 1,6 меңнән артыграк кеше, шул исәптән 14 яшькә кадәрге 359 бала һәм 717 өлкән кеше яши.

Бу йортлар Казан тирәсендәге бистәләрдә: Царицыно, Карьер, Вознесение, Малые Клыки, Әки, Новая Сосновка, Киндери, Кол Сәет, Константиновка һәм Самосыровода урнашкан.

Тимурханов искә төшереп үткәнчә, узган елда идарәгә су басу турында 177 хәбәр кергән. Беренче хәбәр 21 мартта теркәлгән. Быел су басу турында тәүге хәбәр 12 мартта Авиатөзелеш районыннан алынган.


Фикер өстәү