Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Ярминкәдә азык-төлекне кибетләрдәгегә караганда арзанрак бәядән сатып алырга мөмкин.

18 мартта Казанның 14 мәйданчыгында, шулай ук Яшел Үзән, Чаллы һәм Түбән Камада язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана.

Шәһәр халкына бик күп азык-төлек – яшелчә, ит, колбаса, сөт, сыр, май, йомырка, балык, шикәр комы, он, дөге һәм башка продукция китереләчәк.

Азык-төлек кибеттәгедән арзанракка сатылачак. Ярминкә сезоны 22 апрельгә кадәр дәвам итә.
Сүз уңаеннан, Татарстанда яшелчә бәясе (кыярдан кала) арткан.


Фикер өстәү