Татарстан юлларында чокыр-чакырларны “ямау” эшләре башланган. Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр ителгәнчә, моның өчен юлчылар салкын асфальт-бетон катнашмасын куллана. Министрлыкның автомобиль юллары идарәсе башлыгы Олег Казеннов сүзләренә караганда, асфальт-бетонның бу төре белән кышкы чорда да эшләргә мөмкин. Аны кар-яңгыр яуганда да, суыкта да түшиләр.
Төбәк автомобиль юлларын барлыгы 8 оешма төзекләндерә. Асфальт-бетон катнашмасын түшәү, сайлап алу һәм сыйфатын контрольдә тоту ГОСТ таләпләре буенча башкарыла.