Төркиядә көчле яңгырлар аркасында 14 кеше үлгән, су ташкыны белән китеп югалучылар да бар

Төркиядә таулардан көчле су ташкыны төшү сәбәпле 14 кеше һәлак булган, 5 кеше хәбәрсез югалган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Бик көчле явым-төшемнәр Шанлыурфа һәм Адыяман провинцияләрендәге йортларны, күперләрне һәм юлларны су астында калдырган.

Коткаручылар зыян күргән районнарда яшәүчеләрне куркынычсыз урынга күчергәннәр, аларга һәр төрле ярдәм күрсәтелә.

Синоптиклар биредә яңгырлар тагын ким дигәнд ике көн явар дип фаразлый.


Фикер өстәү