Ильяс Халиков: «Хыялда юк иде»

Дини җырлар автор-башкаручысы Ильяс Халиковка “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде.

– Башта мин моңа ышанмадым. Дини җырлар башкарып йөргәнемә 12 ел вакыт узган. Театрым бар. Әмма шулай да үземнең атказанган артист булу теләгем булмады да минем. Мин гадилекне яратам, беркайчан да дәрәҗә өчен дип йөрмәдем. Әйдә, сиңа да вакыттыр инде дим документларымны сорадылар. Болай тиз бирерләр дип көтмәгән идем, – ди Ильяс. – Күңелдә рәхәт хисләр бар инде ул. Елап та алдым , хәтта. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте киң аның.


Фикер өстәү