Рөстәм Миңнеханов Путинның Рәхмәтенә лаек булды

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәте белдерелде. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Аңа Татарстанның социаль-икътисади үсешенә керткән өлеше һәм торак төзелеше өлкәсендә ирешкән уңышлары өчен рәхмәт белдерелде.

Владимир Путинның Рәхмәтен Самарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында Тулы вәкаләтле вәкил Игорь Комаров Рөстәм Миңнехановка тапшырды.


Фикер өстәү