Узган ел 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар арасында татар теленнән республика имтиханын нибары бер – Балтач районының Норма мәктәбе укучысы Әдилә Шәйхетдинова гына биргән иде. Быел сынау тапшырырга сигез укучы язылган.
«Бу үсеш дигән сүз», – диде Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин Татарстан Министрлар Кабинетында быелгы БДИ тапшыру үзенчәлекләренә багышланган брифингта.
9 нчы сыйныф укучылары туган телне 2501 бала сайлаган. Узган ел белән чагыштырганда бу сан ике мәртәбә артык.
– Ничек булмасын, туган телләр – татар, мари, мордва, чуаш һәм башка телләргә республика тарафыннан игътибар һәрвакыт булды һәм алга таба да дәвам итәчәк. Бу безне сөендерә, – диде министр.
Әлеге сигез укучының кайсы районнардан икәнен дә сораштык. Алар – Әгерҗе, Әлмәт, Балтач, Нурлат, Казанның Авиатөзелеш һәм Совет районы укучылары. Арада берсе әдәбиятны да сайлаган.
Сәрия Мифтахова