Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтында “Рамазан-2023: төп сораулар” сәхифәсе эшли башлады

Рамазан-шәриф алдыннан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте сайтының “Файдалы мәгълүмат” бүлегендә “Рамазан-2023: төп сораулар сәхифәсе эшли башлаган.

Ул сайттан файдаланучыларга изге айны үткәрү, ураза тоту һәм башка дини йолаларның тәртипләренә кагылышлы иң киң таралган сорауларга кирәкле һәм нигезле җаваплар табу мөмкинлеген бирә.

Аерым алганда, әлеге сәхифәдә ураза башлану һәм тәмамлану, тәравих намазын уку вакыты һәм тәртибе, 2023 елда Рамазан аенда фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләме, Ураза бәйрәмен билгеләү һәм башка мәсьәләләр буенча актуаль мәгълүмат урнаштырылган.

Сәхифә Рамазан ае дәвамында эшләячәк һәм яңа материаллар белән тулыландырылып торачак.


Фикер өстәү