Әлегә куркыныч. Суга кермәгез!

Татарстан елгаларында су ачыла башлады. Әмма шуңа да карамастан боз өстендә балыкчылар әле дә күренә. Коткаручылар чаң суга: зинһар суга кермәгез! “Татар-Информ”да узган очрашуда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсенең су объектларында кешеләрнең куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова бу хакта кат-кат сөйләде.

– Инеш-күлләр, елгаларга чыгарга ярамый. Һава температурасы югары тора. Боз эри. Инде сулыклар ачыла башлады. Көчле агым булган җирләр дә бар. Боз ышанычлы түгел, – ди ул.
Регина Гаязова язгы чорда сулыклар янында йөрмәскә киңәш итте. Бу аеруча бала үстерүче әти-әниләргә кагыла.

– Каникул чорында аларын ялгыз калдырмагыз. Аларның ялын оештырыгыз. Балалар үзләре теләсә кайда йөрмәсен. Узган ел шушы чорда Кабан күлендә боз астына китүче баланы коткардылар. Ярый узып баручы кеше булган. Кабатлап әйтәм, язгы бозга керергә ярамый. Балаларыгызны саклагыз, – диде ул.
Суга төшкән кешенең киеме юешләнеп, ул аны аска өстери. Бу балыкчыларга да кагыла. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Рафис Хәбибуллин да, балыкчылар өчен 10 коткару посты эшли дигән иде. Алар тәүлек әйләнәсендә кизү торалар. Әмма коткарырлар әле дип кенә булмый. Үзең дә ярамаган вакытта суга кермәскә тиешсең.

Суга керү дигәннән, әлегә көймәләрне дә кузгатмый торырга кирәк. Регина Гаязова да сабыр итәргә куша.
– Язгы сулар күтәрелеп, ташулар акмыйча, елгаларга кермәскә киңәш итәм. Язын сулыкларга төрле чүп-чар, такталар килеп эләгә. Көймәгә утырып чыккан кеше күңелсезлеккә очрарга мөмкин. Үз гомерегезне сакласагыз иде, – ди ул.

Сүз уңаеннан, калынлыгы 7 сантиметрдан кимрәк булган боз катламы өстенә кергән машина йөртүчегә һәм җәяүлегә штраф каралган. Ике очракта да 1500 сумнан 2000 сумга кадәр акчагызны чыгарып бирәсе була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү