Татарстанда киләсе атна башында 17 градуска кадәр җылытачак

Татарстан синоптиклары республика территориясендә киләсе атна башында — 3 апрельдән 5 апрельгә кадәр нинди һава торышы урнашуын сөйләделәр. Мәгълүмат ТР гидрометүзәге сайтында бастырылган.

Дүшәмбе көнне явым-төшем көтелми, әмма алмашынучан болытлы һава булачак. Төнлә һава температурасы -1 градуска кадәр төшәчәк, ә көндез һава 12-17 градуска кадәр җылыначак.

Сишәмбе көнне һава торышы шундый ук сакланачак.

Чәршәмбе урыны белән бераз яңгыр булыр дип фаразлана. Төнлә термометр баганалары 0 градуска кадәр төшәчәк. Көндез 12-17 градуска кадәр җылы булыр дип көтелә.


Фикер өстәү