Югалган яшь ананы атна буе эзлиләр

Уфаның Кырмыскалы районында 33 яшьлек яшь ананы эзлиләр. Аннан инде бер атна буе бернинди дә хәбәр юк. Гәрчә өендә бер яшьлек кызы зарыгып көтсә дә, дип яза “Кугарчинские вести”.

Гөлназ Нигъмәтуллинаның әнисе сүзләренә караганда, аның кызы якыннарына ярдәм итү, шулай ук кечкенә баласын тәэмин итү өчен Уфага акча эшләргә киткән. Анда бер ир белән яши башлаган. Ләкин Гөлназ, ирнең холыксызлыгын аңлап, әйберләрен җыйган да, тегене ташлап киткән. Шушы вакыйгадан соң берничә көн узгач элемтәгә чыкмый башлаган. Ә моңа кадәр һәр көн саен әнисенә шалтыратып, нәни кызының хәлен белешеп торган.

– Юньле хәл түгелдер бу. Кызы өчен таулар күчерергә әзер ул. Имештер, социаль челтәрләрдә кемдер Гөлназны тапкан. Анда ул, янәсе, Петербургка күченеп, кияүгә чыгуын, шуннан соң телефонындагы барлык якыннары һәм таныш-белешләренең номерларын “ябып куюын” язган. Әмма мин моңа ышанмыйм. Ул беркайчан да кызын ташламас иде, – ди кайгыга баткан ана.

Югалган хатын-кызның билгеләре: буе – 160 см, спортчыларга хас нык гәүдәле, “каре” буенча кискән коңгырт чәчле.
Алсу төстәге күн куртка, кара джинсы, ак кеды кигән.


Фикер өстәү