«Тамагыгыз тук, өй җылы, нәрсә җитми сезгә дип, тукмый гына…»

Олыгайган көндә артта калган гомерне барлап, нәтиҗәләр чыгарасың икән ул. Менә бүген балачак хатирәләре бимазалый. Заман балаларына карыйм да елмаям, әти-әниләре янәшә. Без исә сугышка кадәр әтине өйдә бик сирәк күрдек, ә инде сугыш елларында әниебезне дә «югалттык».

Без йокыдан торганда, ул инде өйдә булмый иде. Иртән торабыз, өй җылы, өстәлдә җамаякка өеп салынган бәрәңге, тастымалга төрелгән чәйнек белән чәй. Кулларны юып киләбез дә бәрәңгене сыпырып куябыз. Калса, өйлә вакытында ашап бетерәбез. Аннары уен уйлап чыгарырга тырышабыз. Чөнки өйдә уенчык та, рәсемле китап та, карандашлар да юк. Бөтен юаныч – тәрәзә аша урам карау. Ике тәрәзәне өч бала бүлешә, сулыш белән эретеп «глазок» ясый да күзәтә башлый. Аннан сирәк кенә булса да кешеләр үтә, йөк төягән атлар узгалыйлар. Шул да безгә сөенеч була. Өйгә атналар буе беркем керми, барысы да эштә.

Бер көнне кечкенә энекәш каяндыр кадак суыра торган зур келәшчә табып кергән. Шуның бер җәбен өстәлгә куя да, икенчесен төшереп, өстәлне шалтырата башлый. Үзе ашлык сугам, ашлык сугам дип такмаклый. Өстәлне дерелдәтә торгач, идәнгә чәй тәлинкәләре очып төшә. Кайсы ватыла, кайсы исән кала. Аларын кире өстәлгә куябыз. Урамга чыгып уйнар идек тә, киемнәр яшереп куелган. Шулай көн үтә. Өлкәннәр булмагач, мичне караучы юк, кичкә ул сүнә, өй суына башлый. Кичкә инде безне салкын юрган астына чумдыра. Әни эштән кичке 10нарда кайта, без инде анда йоклаган булабыз. Шулай көн артыннан көн үтә. Әнкәй бәгырь мал-туарны карый, безгә дип бәрәңге пешереп куя, мичне тергезә.

Ә беркөнне ул безне үзе кайткач уятты һәм авылга «эвакуированный»лар кайтканын хәбәр итте. Аларны артык утыннары булган хуҗалыкларга урнаштыралар икән. Безнең өебез бәләкәй булгач, кеше кертмәгәннәр. Әни исә күршеләргә урнашкан «эвакуированный» мәскәүлеләрне кызганган икән. Аларның өйләре дә салкын, анда гел кычкырыш, ашарларына да юк, безгә алып кайтсак, ни диярсез, ди. Кечкенә кызлары да булгач, бик шатланып ризалаштык.

Иртәгесен бер бабай килеп, өстәлнең икенче башына тактадан карават ясап китте. Кич белән шаулап мәскәүлеләр килеп керде. Бер кызына – 10, икенчесенә 2 яшь икән. Кечкенә кыз тере курчак инде менә, шундый матур. Икесенең дә исемнәрен белмибез. Алар да безнең белән сөйләшмиләр. Олы кызлары иртән мәктәпкә китә, кечкенә кыз караватта тынын да чыгармый карап ята. Мин хәзер генә аның авыру булганын аңлыйм, ул вакытта каян беләсең аны. Безгә бу кызны карау бер шөгыль булды, үзебез ашаганда өч-дүрт бәрәңгене тәлинкәгә салып аңа да китереп бирәбез, селкенми дә, күзләрен зур итеп ачып тик карап ята. Апасы мәктәптән кайткач, ул бәрәңгеләрне үзе ашап бетерә, бераз сеңлесенә дә каптыра инде.

Көннәр тагын бертөрлегә әйләнде дигәндә, бу кызлар янына әтисе кайтып төште. Танкист икән, Уралга яңа танк алырга баруы. Арчада поезддан төшеп калган да, җәяүләп, гаиләсенең хәлен белеп чыгарга булган. Солдат төнлә киткән иде инде.

Бу урында энекәшнең хәлен дә язып китик әле. Ул «р» хәрефен әйтә алмый иде. Төрлечә тырышып карады, «дуррак» сүзен әйткәндә генә, «р» авазы яхшы чыккач, шуны әйтергә күнегеп китте. Нәрсә әйтсәләр дә, «дурак» ди. Менә мин «р» хәрефен әйтә алам дип мактануы булгандыр, күрәсең. Ләкин шул сүз аркасында фаҗига чыга язды.

Эвакуацияләнгән өлкән кыз бер заман безнең авылны яманлый башлады. Монда пычрак, Мәскәүдә асфальт, ди. Энекәш җавап итеп теге сүзне кабатлый. Кыз, Мәскәүдә Кремль бар, ди. Энекәш тагын теге сүзне әйтә. Кыз: «Анда Сталин яши». Энекәш: «Дуррак…» Кыз ачуыннан киенеп чыгып китә.

Соңыннан гына белдек, мәктәпкә барып укытучысына, мальчуган Сталин турында начар сүз әйтте, дип әләкләгән икән. Укытучы тиешле урынга җиткергән. Безнең әниләрне допроска чакырганнар. Башта кызларның әнисе кайтып керде. Кергән уңайга ук кызны тотып кыйный башлады. Теге кыз ычкынып китеп өстәл астына кереп кача, әнисе өстерәп чыгарып, елый-елый дөмбәсли. Аннары безнең әни кайтып керде. Ул, өлкән бала булганга, мине кыйнарга тотынды. Тамагыгыз тук, өй җылы, нәрсә җитми сезгә дип, тукмый гына. Иртәгә сорау алырга мине чакырасылары икән. Шуннан рус хатыны минем алга тезләнеп елый-елый башымнан сыйпый, сөйләнә башлады. Тел белмибез бит, белгән кадәре ипи-тозлык та юк, аңлый алмый гаҗиз булып торам. Шунда әни, елама, минем малай сезгә каршы сүз әйтмәс, дип юатырга тырыша.

Мин аны бик күп еллар үткәч аңладым: бу гаилә бик зыялы, әмма системага яраклаша алмаган гаилә булган ул. Дөрес, миннән сорау алмадылар, күрәсең, эш зурга китми калгандыр. Ә курчак кебек матур кыз гаиләсе белән, көннәр җылыткач, каядыр китеп барды. Этапка эләкмәгәннәрдер дип уйлыйсы килә. Безгә бик ямансу булып калды алардан соң. Энекәш тә «дурак» сүзен бүтән әйтмәде.

Нәсих Шәйхетдинов.

Казан шәһәре

 


Фикер өстәү