Бүген Владимир Путинның зур чыгышы көтелә

Бүген Владимир Путинның зур чыгышы көтеләРоссия Президенты Владимир Путин бүген тышкы сәясәт буенча зур чыгыш ясаячак. Бу хакта Президентның матбугат секретаре Дмитрий Песков хәбәр итте, дип яза ТАСС.

Дәүләт башлыгының чыгышы Россиягә килгән чит дәүләтләр илчеләренә ышаныч грамоталары тапшыру тантанасында булачак.
“Бүген 15.00 сәгатьтә ышаныч грамоталарын тапшыру булачак. Тантанада, гадәттәгечә, Владимир Путин тышкы сәясәт проблемалары буенча зур чыгыш ясаячак”, – дигән Песков.


Фикер өстәү