Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Әтинең үлемен әле һаман кабул итәсем килми»

Бүген журналист, язучы Илфак Шиһаповның туган көне. Исән булса, аңа 55 яшь тулыр иде.

Кызы Зәринә берничә көн элек абыйсы һәм аның кызы белән бергәләп әтиләренең каберен зиярат кылуын әйтте. Исегезгә төшерәбез, Илфак Шиһапов Лениногорск районының Иске Иштирәк авылына җирләнгән иде.
– Абыйның кызы – әтинең туган көн бүләге ул. Ул да 5 апрельдә туган иде бит. Бу юлы ул үзе, бабасына бүләк итеп, уенчыгын алып барды. Әтинең төшләремә бер дә кергәне юк. Бу көнне мин еш кына аның соңгы туган көнен искә алам. Ул вакытта без икәү генә “Старый амбар” кафесына барып, әтинең туган көнен билгеләп узган идек. Торт урынына коймак алган идек. Аның бәйрәмен менә шулай икәү генә уздырганлыктан хәзер күңелсез дә булып китә, – диде Зәринә.

Язучының кызы әйтүенчә, вакыт яраларны дәваламый.

– Әтинең безнең арадан киткәненә быел майда 6 ел була. Тик вакыт узса да, минем аның үлемен кабул итәсем килми. Әти һәрвакыт безнең хәтердә. Әле бүген дә ВКонтакте сәхифәсенә “Бүген Илфак Шиһаповның туган көне, котларга онытма” дип искә төшерү килде. Ара-тирә сәхифәсенә кергәлим, язулар да калдыргалыйм. Соңгы елларда аның дуслары белән аралашканым юк. Туганнар, әтинең әнисе – әби белән генә аралашып торабыз.


Илфак Шиһаповның кызы Зәринә: «Әтинең үлемен әле һаман кабул итәсем килми»” язмасына фикерләр

Фикер өстәү