Чиста гына булсын! Таләпләр катгыйлангач, урам себерүчеләргә бөтенләй кытлык тумасмы?

Аттестатсыз, медицина белешмәсез эшкә алмаска! 1 марттан күпфатирлы йортларны җыештыручыларга бәйле яңа һөнәри стандарт гамәлгә керде.  Урам себерүчеләр, җыештыручылар болай да җитми, ә таләпләр катгыйлангач, бөтенләй кытлык тумасмы?

Кулга көрәк алганчы

– Әлеге стандарт күпкатлы йортларда яшәүчеләрнең хокукларын гына түгел, җыештыручы, ишегалды себерүчеләрне яклау өчен дә кирәк. Бүген күп кенә идарәче компанияләр хезмәткәрләрнең хокук һәм бурычларын төгәл билгеләми. Алар иң аз хезмәт хакы ала, эштән дә бушый алмый. Һөнәри стандарт әлеге хезмәткәрләрнең бурычларын билгеләү өчен кирәк, – ди Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты әгъзасы Светлана Бессараб.

Стандарт алты елга исәпләнгән. Таләпләргә килгәндә, кулына себерке, көрәк тотучыларның белеме 9 сыйныфтан да ким булмаска, алар себерү, көрәү техникасын, яңгыр суы җыела торган коеларның ничек эшләвен белергә, даими рәвештә табиблар тикшерүе үтәргә тиеш. Эшкә 18 яше тулганнарны гына алырга ярый. Дөресен әйткәндә, җитәкчеләргә кагыйдәләрне үтәү җиңел булмаячак.

Быел 5 апрельгә «Россиядә эш» бердәм цифрлы платформасында Татарстан буенча урам себерүчеләргә 480 урын бар. Белгечләргә 35 мең сумга кадәр хезмәт хакы вәгъдә итәләр.

Казан мэриясеннән алынган мәгълүматларга караганда, кыш башына башкалада 3 меңләп урам себерүче исәпләнгән, 500ләп буш урын булган. Соңгы саннар билгеле түгел.

Эт тизәгеннән туйган

Ишегалды себерүчеләрнең хәлен шәһәр урамнарына чыгып белештек. Хәзерге вакытта аларның бригада белән чыгып, көздән коелган яфракларны җыйган, тырмаларны эшкә җиккән чагы. Үзәкләренә үткәне – эт асраучыларның артларыннан калган «йомыш»ы.

Тамара Конакова Мари Иленнән килеп эшли. Әгәр туган авылы Пироговода кибет ябылмаган булса, ул шунда гына сату итәр иде. Эш беткәч, хәзер шәһәргә килеп тамак туйдырырга мәҗбүр. Авылында 15ләп йорт калган, кешеләр саны да шуннан артмый. Туган якка сукмагын суытмый: атна саен кайтып йөри.

– Өч ел урам себерәм инде. Эш дигәнең беркайда да җиңел түгел. Себерке күтәреп кенә йөрмибез бит. 30 мең сум акча алам. Минем карамакта – алты йорт. Иртән сәгать 4тә эшкә чыгам. Кышын 2дә үк урамда идек инде. Кар явып торганда, юлларны көрәргә кирәк, – ди 52 яшьлек Тамара. – Кешеләрнең төрлесе бар. Күбесе рәхмәт әйтә. Безнең директорыбыз бик шәп, коллектив та яхшы. Эштән беркайчан да оялып торырга кирәкми. Үземнең читенсенгәнем юк. Саф һава сулыйбыз, хәрәкәттә – бәрәкәт. Без иң файдалы эшне башкарабыз. Тирә-якны пычрактан арындырабыз. Бу начармыни? Үтеп-сүтеп китүчеләр чисталыкны саклый белми. Чүп ташлап калдыралар, ә без чистартып торабыз. Этләрен алып чыгып пычратучыларга да ачу килә.

Шалола Онаркуловага – 28 яшь. Дүрт ел элек Үзбәкстаннан күченеп килгән ул. Кияүдә, ике бала тәрбияли.

– Мин 9 нчы сыйныфтан соң көллияттә ике ел тегүчелеккә укыдым. Урам себерү – бала кечкенә чакта менә дигән эш. Бер авырлыгын да күрмим. Кешеләр үземне хөрмәт итә. 36 мең сум хезмәт хакы алам, – ди Шалола, бер дә зарланмыйча.

Бибинур апа Шаһивәлиева 25 ел хисапчы булып эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, кулына себерке алган.

–  Ирем миннән яшьрәк, пенсиядә түгел. Урам себерә. Үзенә генә авыр дип, мин дә булышам. Икәүләшеп 9 йортка хезмәт күрсәтәбез. Хәзерге вакытта яфраклар җыябыз, агач төпләрен йомшартабыз. Җир эшен яратам. Аннан ишегалдындагы коймалар, эскәмияләрне буйыйсы булыр. Кайберәүләр чүплеккә иске тәрәзәләрен, җиһазларын чыгырып куя. Аны да безгә ташыйсы. Иртән сәгать 5тә аяк өстендә инде без. Себерке, көрәген, башка кирәк-ярагын биреп торалар, – ди 67 яшьлек Бибинур апа.

Бибинур ханым беренче вакытта кеше күз-карашларыннан читенсенүен яшерми. Кызы да: «Әни, эшләмә инде, ял ит», – дип әйткән. Пенсия акчасына иш янына куш була дип тә тырышуы аның. Ире пенсиягә чыккач, бергәләп ял итәргә исәбе. Үзең өчен дә яшәргә кирәк, ди.

«Нәрсә кушсаң, шуны эшлиләр»

Казандагы «ПромСтройМонтаж» җәмгыятенең участок мастеры Гөлнара Габдуллина хезмәткәрләрен әнә шулай дип мактый.

Заманында үзе дә хезмәт юлын кулына себерке тотып башлаган икән. Бу эштә 11 ел хезмәт куйган. Педкөллият һәм вуз тәмамлаган Шәле кызы язмышы шулай борылыр дип уйламаган, әлбәттә. Мәктәптә бер көн дә укытырга туры килмәгән аңа.

– Ул вакытта улыма 6,5 ай иде. Фатир алырга акча кирәк булгач, тырышырга туры килде. Мин җыештырган участок аша авылдашлар иске автовокзалга йөри иде. Аларны күрүгә тизрәк кача, ояла идем. Күкрәк баласы белән кая китә ала идем соң мин? Югары белемле икәнлегемне белеп, җитәкчем икенче вазыйфага күчерде. Йортлар белән идарә иттем, шул ук вакытта кичләрен урам да себердем. Шөкер, өч бүлмәле фатирда яшим. Кредитым юк. 23 ел эчендә барлыгы 30лап җитәкче алышынгандыр, тик бүгенгесе – Ренат Фәләхетдинов кебек игелеклесе очрамады. Барлык хезмәткәрләр дә рәхмәтле аңа, – ди ул.

Мастерның яңа стандартка карата да фикерен белештек. Гөлнара Габдуллина әйтүенчә, җыештыручыларга шундый таләп кую бер дә дөрес әйбер түгел. Әйбәт кенә, намус белән эшләсеннәр, тирә-як чиста булсын. Белемнәре мөһим түгел. Медосмотр таләп итү дигән нәрсә юк.

– Бездә 65 йорт, 13 себерүче исәпләнә. Җыештыручы таба алмыйбыз. Хезмәт хакы аз шул. Биш катлы йортның бер подъездын юу – 800 сум. Башка ЖЭУларга караганда 200 сумга артыграк әле бу. Урам себерүчеләр дә кирәк. Тагын икәү килсә, яхшы булыр иде. Яшьләрнең күбесе – үзбәкләр. Дуслары аша табалар, кайчак үз урыннарына танышларын да калдырып киткәлиләр. Хезмәт хакы – 25–50 мең сум. Бу участокның зурлыгына бәйле, – ди Гөлнара Габдуллина.

Кадерле печән чапкыч

Казандагы «Гаврилов урамы-38» ТСЖ директоры Таһир Йосыпов белән дә сөйләштек.

– Безнең ТСЖ кечкенә, 60 фатир гына карый. Шуңа күрә зур хезмәт хакы түли алмыйм. Урам себерүчебез берәү генә, җәен – 7, кышын 12 мең сум ала. Бу акчага хезмәткәр табу авыр. Акчаны шушы йортта яшәүчеләр түли. Берәүнең дә кесәсеннән артыгын чыгарасы килми, – ди Таһир Йосыпов. – Норматив документлар буенча, чит илдән килүчеләрне кабул итә алмыйм. Миграция хезмәте аша рәсмиләштерү авыр. Салымнарны кая җибәрим? Үзбәкстан, Таҗикстан, Казахстангамы? Алар бит – шул ил гражданнары. Бездә җыештыручы булып пенсиядәге хатын-кыз эшли. Себерә, кышын көри, сукмакларны боздан чистарта. Территория зур булгач, кайчак үзем дә булышкалыйм. Карны эттерү өчен бер тапкыр трактор чакыртабыз. Махсус техника юк. Чирәм чапкыч бар, әмма ватмагайлары дип, ышанып тапшырырга куркам. Аның өчен квалификацияле белгеч кирәк, ә мин андыйны таба алмыйм. Шуңа күрә чирәмне үзем чабам.

Җитәкче кешеләрнең чисталык сакламавына да борчыла. Этләр артыннан калган тонналаган тизәк берәүне дә сөендерми. «Эт асраучылар норматив документларга төкереп бирә. Мәктәп, бакча яннарындагы газоннарда этләрен йөртәләр. Миңа Кубань, Краснодар якларына командировкага барырга туры килә. Анда 5–10 чакрым саен, «Чүп ташламагыз» дигән аншлаглар куелган, бездә берәү дә юк. Камераларны теләсә кая куярга була, әмма тәрбия булмаса, ерак китеп булмый», – дип борчыла Таһир Йосыпов.

Аның фикеренчә, совет заманындагы кебек урам себерүче, слесарьларга торак бирү системасын кабат кайтырга кирәк. Шулай ук хезмәт хакын да яхшыртмыйча булмый. Болай булса, биш елдан урам себерергә кеше калмаска мөмкин.

Әле ярый, пенсионерлар бар

Шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да кытлык бар. Арча шәһәре идарәче компаниясе директоры Илгиз Әһлиев белдергәнчә, шәһәрдәге күпкатлы йортларга 26 дворник хезмәт күрсәтә. Кемдер берничә йорт тирәсен җыештыра. Бүген ике хезмәткәр кирәк. Оклад – 20 мең сум. Премияләр дә түләнә.

– Мондый стандарт турында ишетмәдек. Таләпләрне катгыйландырырга кирәкми. Урам себерүчеләр болай да җитми. Булганы да – пенсионерлар һәм инвалидлар. Бүген җыелышта алар белән җәйге режимга күчәбез дип сөйләштек. Балалар мәйданчыкларына карата игътибарны арттыруны сорадым. Ватылган нәрсәләр булса, шалтыратыгыз, дидем. Үләнне үзебез бригада белән чабабыз, су сибәселәре юк. Алардан бары чисталык кына сорала, – ди Илгиз Әһлиев. – Җыештыручылар кайдан табаргамы? Сау-сәламәт, яшь кешеләрнең дворник буласы килми. Ул башка җирдә эшләп, ике-өч тапкыр күбрәк хезмәт хакы ала. Иртә белән күзеңне ачтыңмы, акча кирәк бит. Эшләгән пенсионерның акчасы индексацияләнсә, шактые бу хезмәткә тартылыр иде дип уйлыйм. Индексация бармагач, аңа кызык түгел.

Фикер:

Дмитрий Романов, «Татарстанның торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә иҗтимагый контроль буенча төбәк үзәге» башкарма директоры:

– Хезмәт хакын тиешле таләпләргә туры китергәч кенә, һөнәри стандартлар кертергә кирәк. Казанда 500ләп дворник җитми икән, республиканың башка районнарында нинди хәлдер? Хезмәт хакы аз булгач, эшләүчесен табу авыр. Әле болай да кеше таба алмыйбыз. Монда тагын стандарт кертмәкчеләр. Аны идарәче компания белгечләренә, ТСЖ рәисләренә кертергә кирәк. Аларның йорт белән идарә итүдә белемнәре җитми. Йә инде яхшы хезмәт хакы түләсеннәр. Идарәче компанияләр, түләү җыештыру мәйданына бәйле, диячәк. Йорт саны азрак булган саен, акча да кимрәк. Кайберләренең эш хакы 5–6 мең сумнан башланырга мөмкин. Акча шул йортта яшәүчеләр хисабына түләнә. Аны пирчәткә, махсус кием, кирәк-ярак алырга һәм башка чыгымнарга да тотарга кирәк. Һөнәри стандартка кем өйрәтер? Урам себерүче әле бит укырга да тиеш. Ә ул кайда өйрәнәчәк? Бу идеягә уйлап тотынырга кирәк. Конкретлык юк.

Сәрия Мифтахова

ФОТО: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү